2020 елның 14 август көнне Югары Утар балалар йортында “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна “Сәламәтлек көне” дигән темага шөгыль үткәрде. Максат: сәламәтлек саклау серләренә төшендерү,үз сәламәтлегеңә кайгыртучанлык һәм чисталык тәрбияләү,дөрес туклану кагыйдәләрен ныгыту,балаларны авыруның характерлы билгеләре һәм профилактикасы белән таныштыру. Әлбәттә, сәламәтлек балалар тормышының иң зур байлыгы булып тора. Аны саклап калу өчен, безнең балалар йортында барлык шартлар да тудырылган. Тәрбияче шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә тиешлеген аңлатты. Балалар тәрбияче ярдәме белән кулларны һәм битләрне юдылар, тешләрен чистарттылар, шәхси сөлге белән сөртенделәр. Шөгыль барышында тәрбияче балалар белән Covid-19 авыруыннан саклану ысуллары белән әңгәмә үткәрде. “Коронавирус тукта” дигән темага багышланган стена гәҗите чыгарылды,”Аралыкны сакла” дигән күнелле уен уйнадылар.Шөгыль ахырында балалар нинди файдалы җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне ашарга, антисептиктан ничек файдаланырга, битлек һәм перчатка кияргә кирәклеген белделәр.Шөгыльдән балалар уңай хисләр алдылар. Шөгыль бик файдалы үтте.