«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Талантлы ата-бабаларыбыз эзеннән" дигән темага талантлы кешеләр белән очрашу клубы циклыннан кызыксындыру чарасы

2020 елның 14 августы, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова Төзүчеләр көне, Татарстан Республикасы көне һәм ТАССР мәгарифенең 100 еллыгы кысаларында Талантлы ата-бабаларыбыз эзеннән" дигән темага талантлы кешеләр белән очрашу клубы циклыннан кызыксындыру чарасы үткәрде.

Чараның максаты: ихтирамга лаеклы булу, үз-үзеңнең казанышларыңны күрсәтү, ихтыяҗларын канәгатьләндерү, тормыш эшчәнлеге шартларына яраклашу һәм буыннар элемтәсен үстерү.

Очрашуның кунагы, инженер-төзүче Хөснетдинов Рифат Шакирҗан улын социаль хезмәт алучылар көчле алкышлар белән каршы алдылар һәм төзүчеләр көне белән котладылар. Рифат Шакирҗан улы үзенең нинди төзелешләрдә катнашуы турында сөйләде, алар арасында Яр Чаллыда торак йортлар һәм социаль объектлар төзү генә түгел, ә республиканың төрле шәһәрләре һәм Калининград атом электростанциясе дә бар иде.

Нәсел тарихының иң мавыктыргыч, уникаль сәхифәсе алда иде әле. Рифатның бабасы Хөснетдин абый Бакудан, Николай II билгеләнеше буенча, гаиләсе белән Ульяновскига күченә һәм анда сабын заводы төзи, ул хәзерге көндә дә эшләп килә. 1917 елда, революциядән, кулаклаштырудан соң, Рифатның бабасы гаиләсе белән нәселләренең  туган якларына - Иске Чүпрәле авылына кайта, хәзерге көндә ул Чүпрәле районы. Рифатның әтисе Шакирҗан абый, Бөек Ватан сугышы ветераны: совет-фин сугышында, Варшаваны фашист илбасарларыннан азат  итүдә катнаша һәм шунда яралана. 1945 нче елның 24 нче июнендә Кызыл мәйданда узган парадта һәм сугыштан соң Мәскәү шәһәрен торгызуда да катнаша.  Яр Чаллыда Шакирҗан абый “Тәүбә” мәчетен төзүдә  катнашып, шунда ул имам булып кала һәм хәйриячелек белән шөгыльләнә.

Рифат Шакирҗан улын да тормышы тыгыз һәм эшлекле булган, ул күп еллар төрле спорт төрләре белән шөгыльләнгән һәм беренче урыннарны яулап, Татарстан республикасы буенча сугышчан спорт, милли көрәш һәм җиңел атлетика буенча чемпион, ә Яр Чаллы шәһәре буенча чаңгы ярышлары чемпионы булган. Ул Чаллы педагогия институты филиалының гуманитар институтында фәлсәфә укыткан. 2006 елда "Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм катнашучыларына, КамГЭСтройның ветеран-төзүчеләренә ярдәм" хәйрия фондын булдырган һәм авыр тормыш хәлендәге кешеләргә ярдәм иткән. Авыру, инвалидлык аркасында эшен калдырган.

Социаль хезмәт алучылар Рифат Шакирҗан улының чыдамлыгына, үҗәтлегенә, максатчанлыгына, оптимизмына һәм шәфкатьлелегенә һәм  аның гармунда уйнап, үзе биеп җырлавына сокландылар, нәсел тарихының якты сәхифәләре белән уртаклашканы өчен рәхмәт белдерделәр..

         Чарада  егерме кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International