«Кешенең сәләте һәм аларның һөнәр сайлауда роле"

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Ике мең   егерменче елның ун оченче августында халыкның ярлылыгын һәм эшсезлеген киметү буенча «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара муниципаль районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Ленара Вильсор кызы «Мин һөнәрләр дөньясында» балигъ булмаганнар белән эшләү буенча инновацион социаль программа кысаларында  максатчан төркем белән очрашу үткәрелде.

Очрашу вакытында максатчан төркем белән әңгәмә үткәрелде, аның төп темасы: «Кешенең сәләте һәм аларның һөнәр сайлауда роле". Чарада катнашучылар һөнәрләрнең классификациясе һәм сәләт типлары, “сәләтлелек” терминының үз белемнәреңне, күнекмәләреңне төрле эшчәнлек төрләрендә нәтиҗәле куллану булуы турында таныштылар.

 Чараның максаты: яшь һәм индивидуаль -типологик үзенчәлекләрне исәпкә алып, яшьләрне һәм яшь гаиләләрне һөнәри юнәлеш бирү буенча әзерләү, хезмәткә мотивация, хезмәт сөючәнлек һәм эшкә сәләтлелек дәрәҗәсен күтәрү. Чара ахырында анкеталау үткәрелде, йомгак ясалды, буклетлар өләшенде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International