Һәр көнне Җәлил картлар йортында хезмәт буенча инструктор Гильманшина З.Р. җитәкчелегендә хезмәт терапиясе дәресләре уза. Хезмәт терапиясенең төп максаты-эшләү функцияларын яңадан торгызу һәм үстерү, йорт хуҗалыгын алып бару, хезмәт операцияләрен үтәү.
Интернатның хуҗалыгы шактый зур. Теплицада иртә яздан кыяр, помидор, борыч үстерелә. Бакчада кишер, чөгендер, ташкабаклар, помидор, кыяр бар. Алма, груша, чия, шомырт үсә.
Социаль хезмәт алучылар хезмәт терапиясе буенча инструктор ГильманшинаЗ.Р. белән бергә бакчада вакытларын бик теләп үткәрәләр. Тату коллектив белән мул уңыш җыялар.
Хезмәт терапиясы дәвалау ысулы буларак кулланыла. Хезмәт стрессларны төшерә, мускулларын ныгыта, психик халәтне яхшырта, ә иң мөһиме-өлкәннәрне һәм инвалидларны өй шартларына якынайта.