2020 нче елның 12 нче августы көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова Халыкара яшьләр көненә багышланган «Яшьләр» дигән чара үткәрде.
Чара башында педагог балаларга 12 августта Халыкара яшьләр көне билгеләп үтелүе турында сөйләде. Ул дөньяны үстерүдә һәм төзүдә яшь кешеләрнең роле, алар юлында торган көндәлек проблемалар турында искә төшерү максаты белән билгеләп үтелә. Беренче тапкыр Халыкара яшьләр көне 2000 елның 12 августында билгеләп үтелә. 20 ел дәвамында бу көнне бәйрәм чаралары, концертлар, викториналар, спорт ярышлары, дискотекалар, конкурслар һәм халык күңел ачулары үткәрелә. Аннары катнашучыларга уйнап алырга тәкъдим ителде. Чара бик кызыклы һәм азартлы үтте. Ике командага бүленгән балалар бер-берсе белән спорт бәйгеләрендә генә катнашып калмыйча, үзләренең интеллектуаль сәләтләрен һәм күңел ача белүләрен күрсәттеләр. Социаль педагог әзерләгән сорауларга логик дөрес җавап табып, катнашучылар уйланырга мәҗбүр булдылар.
Күңелле һәм сизелмичә дә вакыт үтеп ките. Уеннар белән рухландырган һәм уңай эмоцияләр алган балалар, кызыклы чара һәм алган бүләкләр өчен рәхмәт белдереп, таралыштылар.