Физкультура - ул тән белән эшләү, кешеләрнең физик әзерлеген булдыру, физик камилләшү чарасы һәм ысулы гына түгел, ә бу, барыннан да элек, кешенең «рухлы», аның эчке дөньясы белән эшләү".
Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең күбесендә физик активлык бозылулары күзәтелә. Мондый физкультура активлаштыруга, ярдәм итүгә һәм тормыш көчен торгызуга, психологик уңайлыкны арттыруга юнәлдерелгән. Бу дәресләр формаларын, методларын һәм чараларын сайлап алу иреге белән тәэмин ителә. Мондый дәресләрнең төп бурычлары булып сәламәт яшәү рәвешенә тарту, үз-үзеңә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру, спорт белән шөгыльләнүгә карата тотрыклы кызыксыну булдыру тора.