«Хәзерге балаларны тәрбияләү принциплары»
2020 елның 12 августында Баулы муниципаль районының «Милосердие» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Татар Тумбарлы авылында урнашкан 1 нче социаль участогында балигъ булмаганнарның ата-аналары белән төркемле дәресләр үткәрделәр.
Социаль эш буенча белгеч Сөләйманова Айгөл «Я - родитель» клубы кысаларында, «Уку кыенлыкларын җиңеп чыгу буенча бала белән хезмәттәшлек иту» дигән темага дәрес үткәрде һәм «Бала дәресләрне рәхәтләнеп өйрәнсен өчен нәрсә эшләргә» дигән буклетлар таратты.
Социаль педагог Газыйева Гүзәл «Ата-аналарга ярдәм ит» һәм «Хәзерге балаларны тәрбияләү принциплары» дигән темага дәрес үткәрде.
Әлеге дәресләр барышында түбәндәге бурычларга ирешелде: ата-аналар белән бергә эшләүне оештыру, ата-аналарга балаларны тәрбияләү проблемалары турында уйланырга, аларны бәяләүнең һәм фикерләрнең баланың хәленә һәм үсешенә ничек йогынты ясавын аңларга ярдәм итү мөмкинлеге бирү.