"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Кичке уеннар” дигән фольклор кичәсе

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

 "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова, Мәдинә Хәжарова һәм хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова Татарстан көне һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында “Кичке уеннар” дигән фольклор кичәсе үткәрделәр.

Чараның максаты: катнашучыларның кәефен күтәрү, аларның үз-үзләрен күрсәтүгә ихтыяҗын канәгатьләндерүдә, республикабызның төрле халыкларының онытылып барган борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен саклап калуда ярдәм итү.

“Аулак өй”, “Кичке уеннар” - татар халкының гына түгел, республикабызның төрле халыкларының күркәм борынгы йолалары һәм һәрвакыт яшьләр өчен аралашу, киңәшү, танышу  урыны булып торган. Бу чарада һәрчак уен-көлке, җыр-бию  гармун моңы белән үрелеп барган. Анда егетләрнең тапкырлыгы, кызларның матурлыгы макталган.

Үзәктә фольклор кичәсен белгечләр саф  һавада оештырдылар. Гармун уйнавы социаль хезмәт алучыларны кичке уенга чакырып торды, ә  чараны алып баручы-социаль хезмәт алучы аларны социомәдәни тирәлеккә җәлеп итте. Чараның җырлы-биюле уеннары, такмаклар, моңлы татар, рус халык җырлары яшьләрне дә кызыксындырып, катнашучыларны рухландырып, аларны үзләренең җырлары һәм биюләре белән чыгыш ясарга этәрде. “Бергәләп биик әле” дигән бию түгәрәгенә йөрүчеләрнең милли киемнәрдән, беренче тапкыр башкарган татар биюе кичәнең күңелле сюрпризы булды. Татар халкының кулдан эшләнгән үзле тукымалар, бәйләгән эшләнмәләре күргәзмәсе борынгы вакытларны  хәтерләтеп торды.

Кичә, әби-бабайларыбызның яшь чакларын хәтерләтеп,  катнашучыларны бер-берсе белән  якынайтты, берләштерде. Чара азагында алар оештыручыларга күтәренке кәеф һәм онытылмас ял өчен рәхмәт белдерделәр. Өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар гармунчы белән бергә, элекке заман вакытындагы кебек, сокландыргыч гармун моңлары астында, фольклор кичәсеннән дәртле җырлар җырлап  киттеләр.

Чарада егерме биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International