2020 нче елның 8 нче августы көнне 10 нчы санлы социаль участогында Түбән Каманың «Веста» Үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 бала белән «Физкульт-сәлам» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: физик культура һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуны арттыру.
Дәрес башында белгеч катнашучыларны «Физкультурачы көне» бәйрәме барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Балалар аның 1980 елның 1 октябрендә СССР Югары Советы Президиумының «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» гы Указы белән билгеләнүен һәм ел саен августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүен белделәр. Физкультурачы көне Совет хакимияте «Сәламәт тәндә - сәламәт рух» дигән лозунгны актив пропагандалый башлап рәсми статус алганчы ук 1920-30 елларда популяр була. Аннан соң белгеч катнашучыларга спорт уеннары һәм спорт төрләре турында табышмакларга җавап бирергә тәкъдим итте, балалар белән физкультминутка үткәрде. Физик күнегүләр, физминуткалар - ару-талуны бетерүнең иң яхшы ысулы, чөнки алар хәрәкәтсез халәт аркасында каткан мускулларның киеренкелеген бетерә, бер эшчәнлектән икенчесенә күчерә, нерв системасын тынычландыра һәм эшкә сәләтлелекне торгыза дип аңлатты.
Дәрес барышында һәр катнашучы үзенең эрудициясен, җитезлеген, тизлеген, көчен күрсәтте.