Агымдагы елның 10 августында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль тернәкләнү узучылар район үзәгендә экскурсиядә булдылар. Алар «Сабантуй» һәм «Ватан сугышчылары» ял паркларында булдылар. Күбесе республиканың башка районнарыннан социаль тернәкләндерүгә килгән инвалидларга һәм пенсионерларга күргәннәре бик ошады. Ял паркында алар күңелләре белән ял иттеләр – чәчәкләр белән сокландылар, юл буйлап беседкалар арасында йөрделәр, эскәмияләрдә ял иттеләр… Ә «Ватан сугышчылары» паркы аларны хәрби техника, әфганчылар турындагы мәгълүмат белән шаккатырды.