«Мәгълүмати навигатор «Яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру» социаль технологиясе кысаларында 2020 елның 7 нче августы көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ирина Кожевникова социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында «Медиа-хаоста сайлау кыенлыклары» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: массакүләм мәгълүмат чараларының тормышта булган ролен аңлау өчен шартлар тудыру.
Дәрес «медиатирәлек» терминын аңлатудан башланды. Балалар телевидениенең, мобиль интернетның, телефонның, боларның барысы да «медиатирәлек" дигән дигән төшенчәгә керүен беләләр икән. Дәрес барышында катнашучыларга, кызганычка каршы, яшьләрнең үз-үзенә мәгълүматны мөстәкыйль сайлавы һәм медиа тирәлек тудыруы турында иллюзия йогынтысына эләгүе аңлатылды. Нәрсә укырга, нәрсә карарга, нәрсә тыңларга икәнен алар үзләре сайлый дип уйлыйлар гына, ә аның өчен массакүләм мәгълүмат чаралары инде күптән сайлап куйганнар инде. Нәкъ менә алар яшьләргә җиңел ышана торган сайлау иллюзиясен тудыралар. Алга таба белгеч катнашучыларга чиратлап нинди мәгълүмати темалар кызыксындыруын хәбәр итәргә тәкъдим итте: (мәсәлән, матди иминлек, һөнәрдәге уңыш, шәхси (гаилә) бәхете, сәламәтлек, дуслар, хобби һ.б.). Шуннан соң, балалар бирелгән темалар буенча башка кешеләрнең игътибарын җәлеп итүнең нинди дә булса вариантларын тәкъдим итәргә һәм башка катнашучыларны әлеге тема белән кызыксындыру өчен медиапродукциянең конкрет төрләрен (телетапшырулар, сайтлар һ.б.) тәкъдим итәргә тиешләр иде. Дәреснең бу өлеше иң кызыклы булды. Барыннан да ешрак «Бүген бу модада...», «Уңышлы кешеләр ...» , "Бай булу өчен..." һ. б. сүзләр ишетергә туры килде. Кызлар мәгълүмати тема итеп билгеле бер музыканы сайлап катнашучыларны биергә чакырсалар, малайлар исә акча турында, аларны ничек эшләргә һәм моның өчен нинди һөнәр сайларга кирәклеге турында фикер алышты.
Дәрес кызыклы үтте, балалар бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алдылар, үз тормышларында масс-медиа ролен билгеләргә өйрәнделәр.