Су- балалар өчен иң күңелле уен чараларының берсе. Кояшлы эссе көндә Арча тернәкләндерү үзәге белгечләре саф һавада су белән уеннар оештырдылар. Балалар күңелле, кызыклы уеннар уйнадылар: "Губка белән су җыю", « Стаканга су тутыру», " Күңелле балык тоту»
Ә уеннар арасындагы тәнәфесләрдә алар төрле көйләр астында биеделәр.
Үзәк логопеды Лемара Ганиева сүзләренә караганда, мондый чаралар балалар белән су уеннары уйнау вак моториканы үстерергә ярдәм итә, тактиль тыю хисәрен арттыра, сөйләм телен баета, хәрәкәтләнуне арттыра, күрү координациясен үстерә һәм шулай ук балалар арасында үзара дуслык , коллективлык хисе тәрбияли.