Ел саен 5 августта, беренче светофор куелган көнне, бөтен дөнья Халыкара светофор көнен бәйрәм итә.
Арча районының "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бу көнне "Күңелле светофор" күңел ачу чарасы үтте.
Чараның максаты - төрле практик ситуацияләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен куллану сәләтен ныгыту; юлда үз-үзеңне дөрес тоту сәләтен тәрбияләү.
Чара барышында балалар светофор турында һәм аның сигналларын, җәяүлеләр өчен юл кичү кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерделәр. Барысы да кызыксыну белән табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр, "рөхсәт ителгән - тыелган"уеннар уйнадылар, "Кем яхшырак белә?" викторинасында катнаштылар һәм юл-транспорт һәлакәте булганда беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр.