«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Иммунитет булдыру- ул организмны саклау чарасы» дигән темага лекция

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә өлкән шәфкатьтуташы Наталья Коробкова «Иммунитет булдыру- ул организмны саклау чарасы» дигән темага  лекция укыды.

  Чараның максаты: социаль  хезмәт алучыларны“Иммунитет” төшенчәсе һәм аның организмда  тоткан роле белән таныштыру.

   Иммунитет  ике төрле була: гумораль һәм тукымаларны ныгытучы

   Гумораль – ул кан күзәнәкләре "лимфоцитлар", алар антителлар эшләүдә һәм авыруларны кузгатучыларны бастыруда катнаша

  Тукымаларны ныгытучы–ул һәр органда булган һәм төрле инфекцияләр кузгатучыларны басып чыгарырга һәм юк итәргә тиешле махсус күзәнәкләр һәм "макрофаглар".Иммунитет күзәнәкләренең очрашуы авызның лайлалы куышлыгыннан, борыныннан һәм тире каплавыннан башлана.

   Лекция барышында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга иммунитетны арттыру һәм саклау юллары күрсәтелде, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, нерв стрессларын булдырмау кебек киңәшләр дә бирелде. Лекция ахырында Наталья Коробкова тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде

Лекциядә ун кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International