6 август 2020 ел Актаныш картлар йортында ЛФК инструкторы Ф.М. Нургалиева тарафыннан дәвалау гимнастикасы үткәрелде. Гимнастика белән шөгыльләнү психоэмоциональ һәм социаль канәгатьлек бирә. Күнегүләр булмау инвалидның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Шул ук вакытта эшкә сәләт кими, күнекмәләр дә югала. Мускул эшчәнлеген туктату мускулларда кан һәм лимфа йөреше акрынаюына, аларның тонусы кимүенә китерә, бу, үз чиратында, тукымаларның регенерацияләү процессларын начарайта.