Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” «Тынычлык өчен рәхмәт!»

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Арчадагы “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре белән, педагог-психолог Сабирова Алинә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган: “ Тынычлык өчен рәхмәт!” - дигән темага  иҗади  дәресе үткәрде.

   Акбур белән, балалар сугыш темасына һәм  күптән түгел генә укылган китаплар мотивлары буенча асфальтта рәсемнәр ясадылар.

   Җиңү көне - ул буыннарны берләштерүче бәйрәм. Безнең бурыч - үзенең бердәмлеге һәм оешканлыгы, хезмәт сөючәнлеге һәм Ватаныбызга карата гадәттән тыш мәхәббәте белән безгә тынычлык, азатлык һәм бәйсезлек биргән халкыбызның батырлыгын хәтердә саклау.

  Без үзебезнен тарихыбызны хәтерлибез һәм анын белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International