Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова 2020 нче елның 5 нче августы көнне «Әни+сабый» клубында катнашучылар өчен «Тузганак» аппликациясе ясау буенча дәрес үткәрде. Максат: сөйләм сулышын, иҗади карашны, кулларның вак моторикасын үстерү.
Онлайн-очрашу башында педагог балалар белән үсемлекләр турында әңгәмә үткәрде. Балалар яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләрне искә төшерделәр. Әлеге үсемлекләр бакчаларда үсә. Урамда йөргәндә шулай ук үсемлекләрне дә күрергә була. Алар игътибарны үз матурлыгы белән җәлеп итә. Тик, бу әлеге үсемлекләрне шунда ук авызга алырга сәбәп түгел. Педагог әниләр белән агулы үсемлекләрне искә төшерделәр: ландыш, карга күзе, бүре авызы, белладонна, дурман, агулы лютик, мәк, авыртбаш, сөтлечә һ.б. Агулану билгеләре турында да фикер алыштылар, үсемлек белән агуланганда беренче медицина ярдәмен күрсәтү кагыйдәләрен ныгыттылар. Белгеч әти-әниләргә сабыйлары белән урамда йөргәндә уяулыкны югалтмаска киңәш итте.
Ә балаларга үсемлекләрнең безнең кебек тукланмавын һәм үз туклануларын суыткычта саклый алмауларын әйтте. Үсемлекләр туклыклы матдәләрне җирдән ала һәм шул рәвешле үсә. Әгәр үсемлекне җирдән чыгарсаң, туклану ала алмаганлыктан, ул һәлак булачак. Алар үсә, сулый, туклана. Димәк, үсемлекләр турында безнең кебек үк тере җан ияләре дип әйтергә була. Шуңа күрә аларны сакларга кирәк.