Кыяр тозлыйбыз!
Күп кенә хуҗабикәләр кышка банкаларда кыярларны тозлап ябарга хыяллана. Ә безнең интернатта яшәүче әби-бабайларыбыз бер дә алардан ким тугел. Кыяр, борыч, суган, сарымсак һәм яшел тәмләткечләрне алар үзләре үстерәләр. Безнең «аш-су мәктәбе» ндә катнашучылар кыяр тозлауга бик теләп керештеләр. Һәркем үзенә берәр банка кыяр тозлап куйды. Ә хәзер үк авыз итәр өчен кыярны сарымсак һәм укроп белән пакетка салып бутап куйдылар. Ул искиткеч тәмле, хуш исле килеп чыкты!