Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Бергә-тату гаилә» чарасы узды

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

    Гаилә-ул бергә яшәүче, бер-берсен яратучы, бер-берсен караучы, бер-берсенә ярдәм итүче кешеләр.

   Яшәүчеләр белән эшләүче һәр хезмәткәр үз өлешен кертә. Шул рәвешле өйдә уңайлыклар тудырып, һәркемнең кайгыртучанлыгы белән яши. Менә бу зур тату гаилә.

   Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында белгечләр тарафыннан бәйрәмнәр, кызыклы чаралар үткәрелә, бергәләп саф һавада йөрүләр, уеннар, спорт белән шөгыльләнү – болар барысы да безнең зур гаиләдә бара.

   Менә шулай бүген дә «игелекле эшләр остаханәсе» клубы кысаларында белгечләр арт терапия элементлары белән чара үткәрделәр. Чарада яшәүчеләр белән үткәрелгән фикер алышу темасы: "Кешеләр бер-берсен гаиләдә ничек карарга тиеш?( Дус булырга, яратырга, якларга). Чара барышында шулай ук «бергә – тату гаилә» дигән стенд әзерләнде. Чара тату, гаилә шартларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International