Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында хәйрия концерты

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Бүген, 4 нче август көнне, Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында Актүбә бистәсеннән Ләйлә җитәкчелегендә кечкенә бәйрәм концерты булып узды. Концерт интернат капкасы артында узды, барлык шартлар да үтәлде һәм биредә яшәүчеләрдән ераклыкта узды. Артистларны бик җылы каршы алдылар. Барлык яшәүчеләр дә аларның килүен көтте. Кунаклар җырлар башкардылар, биеделәр. Һәр номер алкышларга күмелде. Тамашачы үзләренең бәла-казаларыннан һәм борчулардан аерылып торды. Чыгыш аларга чын шатлык алып килде. Ә артистлар  игелекле эш башкардылар –  мохтаҗ кешеләргә җылы һәм игътибар бүләк иттеләр.

Мохтаҗ һәм ялгыз кешеләр турында кайгырту безнең җәмгыять тормышының аерылгысыз өлеше булып тора һәм өлкәннәргә тормышка ышаныч бирә. Өлкән яшьтәге кешеләрнең шат йөзләре һәм тагын да килүләрен сорау, бу чарада катнашучылар өчен иң зур бүләк булды.

Интернат-йортларда булу инде күптәннән иҗади коллективларның күркәм традициясенә әверелде. Алар һәрвакыт килеп  әби – бабайларны сөендереп, көн- күрешләренә ямь өстәргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International