Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында кызыклы саф һавада йөрү

2020 елның 3 августы, дүшәмбе
3 август көнне Тимергалиева Л. Балалар белән бергәләп территория буйлап чәчәкләр белән танышып йөрделәр. Бурыч: - балаларны интернат территориясендә үсә торган чәчәкләр белән таныштыруны дәвам итү. Кем өчен генә булса да, безнең интернат өй булып санала. Монда тулы тормыш белән яшәү өчен киләләр. Безнең Югары Утар балалар йорты бик матур, уңайлы җиргә урнашкан. Территориядә һәрвакыт чисталык һәм тәртип. Интернатның капкасыннан кергәндә бәйрәм ук бәйрәм хисе туа, чөнки бөтен ишегалды чәчәкләргә күмелеп утыра. Ишегалдындагы матурлык эстетик зәвык белән эшләнгәне сизелеп тора. Монда тәрбияләнүче балалар ишегалдында йөрергә, төрледән төрле үсеп утыручы чәчәкләрне күзәтергә бик тә яраталар. Чәчәкләр балаларның эмоциональ халәтенә бик уңай йогынты ясый, балалар чәчәкләрнең төрлелегенә, аларның хуш исенә сокланалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International