Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова «Өлкән буын» федераль проектының «Демография» милли проекты кысасына нигезленеп кулларның хәрәкәт функцияләре бозылган очракларны торгызуга багышланган «Үсеш этаплары» дигән мастер класс үткәрде.
Чараның максаты – кулларның вак моторикасын үстерү, төгәллеккә өйрәтү һәм хыялларны баету. Белгеч һәрбер катнашучыга матур тишекле предметлар таратып, баулар һәм тасма белән предметларны берләштерергә, җитмәгән детальләрне өстәргә кушты. Мәсәлән: керпенен энәләренә алма һәм грушадан ямау ясыйлар. Йөк машинасына тәгәрмәч яки комнан йөк өстиләр. Ә кызны матур итеп киендерәләр. Мастер-класс барышында катнашучылар кул бәлен тигез хәрәкәт башкарырга кирәклегенә төшенделәр һәм нәтиҗәдә алар бармаклар эшчәнлегең активлыгы артканын сизделәр. Социаль хезмәт алучылар чарада бик рәхәтләнеп, теләп катнаштылар.
Чарада 4 кеше катнашты.