Жәй ул кояш, саф һава һәм әлбәттә инде төрледән- төрле күңелле уеннар. Югары Утар балалар йорты-интернатында тәрбияләнуче балалар җәй көннәренең күп өлешен саф һавада үткәрәләр. Тәрбияче апалары аларның көннәре күңелле узсын өчен көн саен берсеннән берсе кызыклырак уеннарны табып кына торалар.
13 июль көне тәрбияче Рәмзия Сафина, балалар белән туплы уеннар оештырды. Туп йөгерде дә, сикерде дә, очты да, югалып та торды. Балалар да туп артыннан калмадылар. Командаларга бүленеп тә, кумәкләшеп тә уйнадылар. Барысына да бик куңелле булды. Балалар уеннардан бик канәгать калдылар.