Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Корбан бәйрәме

2020 елның 31 июле, җомга

Бөек бәйрәм-Корбан гаете иман көчен, игелек һәм гаделлек идеалларын гәүдәләндерә.

31 нче июль көнне, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мәдәниятне оештыручы Вероника Николаева Корбан бәйрәме уңаеннан, дин тотучылар өчен вәгазь оештырды.

"Бүген без догалар белән ике бөек ислам бәйрәмен билгеләп үтәбез: беренчесе - изге җомга, ә икенче бәйрәм - Корбан бәйрәме. Аллаһ безнең изге гамәлләребезне кабул итсен һәм савабларын киметсен, вә барча галәмнәр мәхлугыннан мөстәгънидер, һичберсенең гамәленә мохтаҗ түгелдер. Бу искиткеч бәйрәм һәр йортка шатлык, тынычлык, иминлек һәм фатиха алып килсен!",- диде Вероника Николаева.

Интернат-йортта яшәүчеләр өчен, иртәдән бәйрәм пирожкилары пешерелде. Көне буе догалар һәм изге теләкләр яңгырады.

- «Безнең барыбыз өчен дә бу бөек көн, без үз динебезне ныгытабыз, берләшәбез. Бу көн безнең өчен Аллаһы Тәгаләгә буйсынып, тормышыбызның һәм җирдә булуыбызның мәгънәсен аңласын өчен кирәк",-диде интернат-йортта яшәүче Тәүфыйк Галиуллин.

Безнең яшәүчеләребез бу бәйрәмнән бик канәгать калды.

Бар кешеләргә тынычлык телибез, тынгылык һәм мәхәббәт, барлык догалар кабул булсын. Якыннарыбызга бәхет һәм сәламәтлек телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International