Өлкәннәрне һәм инвалидларны озак сроклы карау системасын гамәлгә кертү өчен укыту семинары.

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

    2020 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы  халыкны эш, хезмәт белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Родник «Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе белгечләре Арча районының "Мәрхәмәтлелек үзәге"дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе базасында узган семинарда катнаштылар. Семинар халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләрендә озак вакытлы карау системасын оештыруга багышланган иде.

  Семинар барышында системаны гамәлгә кертү кысаларында белгечләр эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре, төп принциплар, бурычлар, кертү этаплары, состав компонентлары, эш документларын алып бару, хисап формалаштыру мәсьәләләре яктыртылды.

  Хезмәткәрләр яңа күнекмәләргә өйрәнделэр  һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

  Программа ахырында семинарда катнашучыларның барысы да алга таба эшләү өчен методик кулланмалар һәм белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International