Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «өйдә тәрбияләү мәктәбе»дигән социаль программа буенча дәрес уздыра.
Дәресне комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең медицина хезмәткәре Константинова Милана Николаевна үткәрде. Бу-социаль хезмәт күрсәтүнең инновацион формасы, ул авыру кешеләр өчен өйдә тәрбияләүче гражданнарга ярдәм итәргә тиеш.
Әлеге программаның максаты-туганнарын һәм башка затларны өйләренә барып карау күнекмәләренә өйрәтү.