Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” Хәрби-Диңгез флоты көненә багышланган чара

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Арчадагы“Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны  тернәкләндерү үзәгендә Хәрби диңгез флоты көненә багышланган танып-белү чарасы үткәрелде.

Хәрби диңгез флоты көне ел саен июль аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Үзәктә тәрбияләнүчеләр бу бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында кызыклы видеофильм карадылар, Хәрби диңгез флотының флагын һәм эмблемасын күрделәр.

Тәрбияче Филсинә Гарәфиева әйтүенчә, мондый чаралар балалар арасында үзара дустанә мөнәсәбәт урнаштыруда, оешканлык, активлык тәрбияләүдә, аларның танып-белүләрен арттыруда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International