«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Без спотрны яратабыз» дигән темага җәйге спорт квесты

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова Чаллы шәһәренең 90 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында « Без спортны яратабыз» дигән җәйге спорт-квест уенын үткәрде.

Чара максаты: социаль хезмәт алучыларны физик культура һәм спорт белән  шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Спорт мәйданчыгында «Көчлеләр» һәм «Җитезләр» командалары очрашты. Квестта катнашучыларга «Төсле тасмалар», «Өч очко», «Зифа бил», «Шифроспорт» һәм башка спорт эстафеталары тәкъдим ителде.

Традиция буенча камандалар ярышында «Дуслык» җиңде, ә уенның һәр катнашучысы эстафетада катнашып шәхси җиңү яулады. Барлык командалар да үзләренең җитезлекләрен, көчләрен һәм тизлеген күрсәттеләр, ә иң мөһиме, күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар.

Квестта сигез кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International