Шәхесне формалаштыру чарасы буларак ишегалды уеннары "МӘРХӘМӘТЛЕ ЙӨРӘК"

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гүзәлия Сафиуллина һәм Галина Микушова Ивашкино авылында «Шәхесне формалаштыру чарасы буларак ишегалды уеннары» технологиясе буенча спорт чарасы үткәрделәр. Чараның максаты: чыдамлылык, ихтыяр көче, җитезлек, дуслык, ориентлашу хисләре тәрбияләү. Балалар туп белән рәхәтләнеп «Шәм», «Вышибалы», «Тот, тотма!» , "Штандер-стоп" уеннарын уйнадылар.

Әлеге чарада 7 балигъ булмаган бала катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International