Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова “Өлкән буын” федераль проектының «Демография» милли проекты кысаларында «Мәңге яшәсен шәфкатьлелек» дигән темага сәләтле кешеләр белән очрашу клубы циклыннан кызыксындыру чарасы үткәрде.
Чараның максаты: ихтирамга лаеклы булу, үз-үзеңнең казанышларыңны күрсәтү ихтыяҗларын канәгатьләндерү, үзбәяне арттыру һәм тормыш ресурсларын активлаштыру.
Очрашуның кунагы социаль хезмәт алучы Любовь Александровна Чубарова булды, ул 1988 елда Яр Чаллы шәһәрендә, беренчеләрдән булып, үз фатирында балалар бакчасы оештырган. Оныгым үсеп килә, кызыма эшкә чыгарга кирәк, ә балалар бакчаларында урын юк иде, диеп сүзен башлады Любовь Александровна. Ул кою заводында эшләгәндә, профкомның, үз фатирында балалар бакчасы оештырырга теләүчеләрне чакыру белдерүен очраклы рәвештә күргән. Любовь Александровна бу тәкъдимнән файдаланып, үз һөнәрен кискен рәвештә үзгәрткән. Бу балалар бакчасы да дәүләт балалар учреждениеләрендәге кебек: СапПин таләпләреннән башлап, опека бүлеге тикшерүе дә үткән, яңа формадагы эш тәҗрибәсе белән дә уртаклашу үткәрелгән.
1992 елдан 2015 елга кадәр Любовь Александровна ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаларны, вакытлыча тору өчен, интернат-йортыннан кунакчыл гаиләгә өенә чакыра. Ул ятимнәргә җәмгыятьтә яшәүгә яраклашырга ярдәм итә, аларга өй җылысын һәм рәхәтлеген тою мөмкинлеген бирә. Социаль хезмәт алучылар аның яхшылыгына һәм шәфкатьлелегенә сокланып, аның эше турында газета статьялары, "Эфир" телекомпаниясеннән грамота, республика президенты М.Шәймиевнең рәхмәт хаты һәм бу чорларның фотосурәтләре белән таныштылар.
Чара Любовь Александровнаның гармун моңына кушылып җырлаган җырлары белән үрелеп барды. Чарада егерме кеше катнашты.