Дарсонвализация-медицинада күптәннән кулланыла торган физиотерапевтик дәвалау методы, ул аны тәкъдим иткән француз галиме Жак Д ' Арсонваль исеме буенча шулай дип атала.
Дарсонвализациянең башка физиотерапевтик алымнарыннан аермалы буларак, кеше организмына, төгәлрәге – кирәкле тән өлкәсенә йогынты ясау югары ешлыкның импульслы тогы булып тора.
Безнең интернат-йортта бу процедураны социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен табиб билгеләнеше буенча үткәрәләр.
«Шушы дәвалау нәтиҗәсендә кан һәм лимфатик сыеклык циркуляциясе яхшыра, тукымалар кислород белән туеналар, ялкынсыну учаклары тарала, венозлы гиперемия кими», - ди физиотерапия буенча шәфкать туташы Әлфия Садриева.