Бүген Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның туганнары өчен чираттагы дәрес узды. Мондый чаралар «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
Үзәк белгечләре өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карау кагыйдәләре турында сөйләп кенә калмадылар, шулай ук аз хәрәкәтләнүче гражданнарның уңайлылыгын арттыручы яңа гигиена чаралары, ярдәмче җиһазлар белән дә таныштырдылар. Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе тәрбиячеләргә процедураларны дөрес итеп үткәрергә, күп кенә хаталарны булдырмас өчен, профилактикалауның нәтиҗәле ысулын сайларга ярдәм итә.
Тыңлаучылар алган мәгълүматтан канәгать калдылар, сораулар бирделәр, аларга тулы җаваплар алдылар.