Терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатыннан Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән «Гадәттән тыш хәлләрдә кеше иминлеге һәм кешене саклау» дигән танып-белү онлайн-әңгәмәсен үткәрделәр.
Әңгәмәдә катнашучылар куркыныч хәлләр килеп чыккан очракта эшләнергә тиешле төп гамәлләрне кабатладылар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Белгечләр социаль хезмәткәрләргә гадәттән тыш хәлләрдә иң мөһиме – куркуны һәм югалып калуны җиңү, эчке паниканы куу, дип искәрттеләр. Кеше гадәттән тыш хәлләрнең төрләре турында күбрәк белгән саен, үзен ышанычлырак хис итә һәм куркынычны җиңә алачак.
Мондый чаралар үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләренә өйрәтә, белемнәрне практикада куллана белүне ныгыта.