РАЙОНДА КОЕНУ УРЫННАРЫН ТИКШЕРҮ БУЕНЧА РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ

2020 елның 24 июле, җомга

Ел саен җәйге коену сезоны корбаннарсыз узмый. Кайбер очракларда фаҗигага суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү китерә.

22 июль көнне  Зәй шәһәре пляжларында  Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль  хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль  ярдәм күрсәтү  белгечләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченные, ПДН һәм ОПОП хезмәткәрләре составында  ведомствоара рейд оештырылды. Комиссия әгъзалары ял итүчеләр белән профилактик әңгәмәләр уздырдылар, суда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча белешмәлекләр тараттылар, шулай ук Татарстанда әлегә кадәр COVID-19 коронавирусы буенча чикләүләр кертелү сәбәпле су коену сезоны ачылмаганлыгын искә төшерделәр. Закон бозучыларны ТР КоАП 3.10 ст. (“Татарстан Республикасы территориясендә су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу”) буенча административ җаваплылыкка 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр (вазыйфаи затларга - 4 меңнән 5 мең сумга кадәр; юридик затларга - 40 меңнән 50 мең сумга кадәр) штраф салу белән таныштырдылар.

2020 ел башыннан Татарстанда суда 64 һәлакәт булган. Татарстанда Роспотребнадзор карары буенча барлык пляжлар да, шул исәптән рәсми пляжлар да ябылган. Коену урыннарында су коенырга ярамаганлыгы турында белдерүләр урнаштырылган.  Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатларында даими рәвештә рейдлар үткәреләчәк, алар барышында гражданнарга мондый ялның куркынычлыгын аңлатачаклар.

Рейд барышында комиссия әгъзалары  10га якын яшүсмернең өлкәннәрдән башка сулык янында ял итүләре ачыкланды. Балаларның кайберләренең хәтта әти-әниләрен су коенырга китүләре турында хәбәр итеп куймаулары  ачыкланды. Профилактик әңгәмәдән соң балигъ булмаган балалар өйләренә озатылды. Барлык ял итүчеләргә дә куркынычсызлык чараларын үтәү турында белешмәлекләр һәм листовкалар тапшырдылар.

            Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре искәрткәнчә, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, балаларны сулыкларда куркынычсызлык  кагыйдәләренә  өйрәтергә һәм олылар күзәтүеннән башка коенырга, шулай ук коену һәм сәламәтлек өчен куркыныч булган санкцияләнмәгән пляжларга йөрергә рөхсәт итмәскә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International