Җылы кояш җиргә нурларын мул итеп бүләк иткәндә, белем стандарт схема буенча, күңелсез биналарда узарга тиеш дип, кем әйткән? Дәресне ачык һавада үткәреп, күңелле белән файдалыны яраштырудан да яхшырагы юк.
2020 елның 22 нче июлендә Баулы шәһәренең «Березка» тернәкләндерү үзәгендә психолог Хисматуллина Г.Ф. «Психосоматика. Авыру сәбәбе буларак фикер» темасына лекция үткәрде. Чарада катнашучылар психосоматиканың нәрсә икәнлеген, авыруга үзең белән шөгыльләнергә кирәк дигән сигнал итеп карарга кирәклеген, эчке ресурсларны ничек активлаштырырга икәнен белделәр.
Максаты: психологик белемнәрне формалаштыру.