Чирмешәндә "Мандалатерапия» технологиясе буенча эшли башладылар

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

2020 елның 2 июленнән "Чирмешән муниципаль районында "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт бюджет учреждениесендә өлкән яшьтәге кешеләр белән «Мандалатерапия» технологиясе эшли башлады.

Технологиянең максаты: иҗади процесс аша социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның психо-эмоциональ халәтен үзгәртүгә ярдәм итү.

Технологиядә социаль хезмәт алучы 62 кеше катнашачак. Мандала белән эшләү шәхси һәм төркемле коррекцион дәресләр формасында оештырыла. Дәресләр әңгәмәләр, видео-презентацияләр һәм мөстәкыйль иҗади эш рәвешендә уза. Мандаланы социаль хезмәт алучылар гади бизәкләрдән башлый, ә катлаулыраклары белән тәмамлый.

Мандала белән эшләү социаль хезмәт алучыларны тискәре эмоцияләрдән котылу ысулларына өйрәтәчәк һәм стресс халәтеннән арындырыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International