«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Җәйге уеннар» дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы.

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Чараның максаты: уңай эмоцияләр, коллективизм хисләре үсешенә ярдәм итү һәм сәламәт, актив тормыш рәвешен пропагандалау.

         Җәй - уеннар һәм күңел ачу вакыты, нәкъ менә шуңа күрә дә, чара хәрәкәтле уен формасында үтте. Чара башында катнашучылар ритмик музыка астында бию гимнастикасын  үтәүгә керештеләр. Социаль хезмәт алучылар бию хәрәкәтләрен инструктор артыннан зур теләк белән кабатлап, үзләренең кәефләре яхшыруын һәм күңел күтәренкелеге тоюларын да билгеләп үттеләр.

         Соңыннан инструктор “Кырмыскалар”, “Күршегә туп”, “Күбәләкләр”, “Бал кортлары” дигән хәрәкәтле уеннар үткәрде.  Катнашучылар уеннарга актив кушылып,  бары тик уңай эмоцияләр генә алдылар.

          Чарада алты кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International