Декоратив-гамәли иҗат өлкән яшь төркемнәрендә һәм инвалидларда фантазияне һәм карашны үстерүне, кирәкле күнекмәләргә һәм осталыкка өйрәтүне, төрле техникаларны башкарганда вак моториканы торгызуны, физик һәм психологик киртәләрне җиңүгә, иҗади активлыкка ярдәм итүне һәм өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар арасында талантларны үстерүне күздә тота.
Һәр кеше, үз теләгенә карап, буш вакыт белән эш итә. Бу, бәлки, пассив ял, сәламәтлекне ныгыту яки мәдәни дәрәҗәсен арттыру.
Хәзерге вакытта, Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 114 кеше яши. Алар арасында талантлы һәм иҗади кешеләр дә бар. Шуларның берсе – Валентина Никитцова.
Валентина Александровна чигү белән 2016 елдан шөгыльләнә. Бөтен буш вакытларын кул эшләренә багышлый. Эш башлаганнан бирле ул 15 картина чигә, аларның 10сын ул якын дусларына бүләк иткән. Хәзерге вакытта, Валентина картиналарын, интернат-йортта яшәүче дусларына бүләк итә.
Аның сүзләренә караганда, чигү тынычландыра һәм проблемалардан аерып тора.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Валентина Никитцова 2014 елдан бирле яши. Үзе турында ул болай ди: "Мин тормыштан яхшы гына алган кеше, мин тормышны яратам. Чигү-минем яраткан шөгыльләремнең берсе, минем хоббием".
Без аңа киләчәктә дә шундый ук позитив, актив һәм шат күңелле булып калуын телибез. Һәр яңа көн яңа вакыйгалар һәм кичерешләр алып килсен.