Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында короновирус инфекциясе таралу чорында саклык чаралары

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Короновирус йогышы, грипп һәм ОРВИ таралуны кисәтү максатларында, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (COVID-19) хезмәткәрләре арасында короновирус йогышын профилактикалау буенча рекомендацияләрен үтәү өчен:

- оешмага кергәндә дә, эш көне дәвамында да хезмәткәрләрнең тән температурасын контрольдә тоту гамәлгә ашырыла;

- оешмага хезмәткәрләр кергәндә кулларны тире антисептиклары белән эшкәртү мөмкинлеге бар;

- дезинфекция чаралары (ишек кулларын, өзгечләрне, култыксаларын, перилны, контакт өслекләрен (хезмәткәрләр өстәлләрен һәм урындыкларын, кәрәзле телефоннарны, оргтехниканы), гомуми файдаланудагы урыннарны (туклану, ял итү, бәдрәф бүлмәләрен, спорт белән шөгыльләнү өчен бүлмәләрне һ. б.) сыйфатлы итеп чистарталар;

- һаваны даими зарарсызландыру максаты белән (мөмкин булганча) бактерицид лампалар эш бүлмәләрендә кулланыла);

- респиратор авыру билгеләре булган хезмәткәрләр эшкә рөхсәт ителми;

Эш сменасы тәмамланганнан соң, дезинфекцияләүче салфеткалар (яки дезинфекция чаралары эретмәләре) ярдәмендә, ишекләр, култыксалар, өстәлләр, урындыкларның аркалары (култыксалар), төшке ашка кергәндә кулларны юу , биналарны җилләтү һәм дымлы җыештыру эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International