«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Хәзинә артыннан сәяхәт” дигән квест - уен узды

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

2020 елның 20 июлендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Хәзинә артыннан сәяхәт” дигән квест - уен узды.

            Балалар һәм ата-аналар карта ярдәмендә төрле биремнәр башкарып, хәзинәләр табарга тырыштылар. Алар барлык конкурсларда да зур кызыксыну белән катнаштылар. Балаларның юлында пиратлар да очрашты, шулай ук музыкаль конкурслар да булды. ЛФК залында балалар үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. Картаның барлык өлешләрен җыеп алар хәзинә таптылар, аны үзара бүлештеләр.

Бу чарадан балалар бик күп тәэсирләр алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International