Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Мәрхәмәтле йөрәкләр" исемле волонтерлар төркеме оештырган хәйрия проекты тәмамланды.
Волонтерларның төп мотивациясе: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртергә омтылу, үз тормышларына сөенергә өйрәнү, шулай ук динамик үсештәге җәмгыятьнең актив катнашучылары булу мөмкинлеген бирү иде.
Проект кысаларында волонтерлар «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге өчен спорт инвентаре, «Биоптрон» медицина аппараты, музыкаль үзәк, сенсор бүлмәсе өчен виртуаль күзлекләр, күп функцияле караватлар сатып алуда һәм спорт мәйданчыгы коймаларын монтажлауда ярдәм күрсәттеләр. Алар проектны йомгаклап, реабилитантлар һәм проектта катнашучылар чыгышы белән хәйрия концерты оештырдылар.
Чара барышында социаль хезмәт алучылар һәм үзәк хезмәткәрләре волонтерларга һәм проектны оештыручыларга бик күп җылы рәхмәт сүзләре җиткерделәр.