Арчадагы “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә “Пиратлар байлыгы” дип аталган чара булып үтте. Һәрбер баланың пират булып карыйсы килә. Үзәктә тәрбияләнүче балалар өчен шундый мөмкинлен туды. Чараны үзәк белгечләре уздырды. Кичәдә балалар уйнадылар, конкурсларда катнаштылар, биеделәр, карта кисәклэрен табып байлыкның кая яшерелгәнен белделәр . Бу бик кызыклы булды! Барысы да чын пиратларга ошаган иде!
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларның хәрәкәтләнү активлыгын арттыра, аларда күңелле уеннардан, җыр һәм биюләрдән яхшы кәеф булдыруда, үзара дустанә мөнәсәбәт тудыруда зур тәрбия чарасы булып тора.