16 июль 2020ел. Актаныш картлар йортында кара карлыган уңышын җыю. Бакчачылар бу культурага зур игътибар бирә, чөнки кара карлыган кайбер авыруларга чагыштырмача тотрыклы, тиз үрчемле, югары уңышлы, карауга таләпчән түгел. Кара карлыган А, С, РР витаминнары, микроэлементлар һәм эфир майларының югары булуы белән аерылып тора. Шуңа күрә алар авитаминоз һәм салкын тию авырулары вакытында дәвалау-профилактика чарасы буларак файдалы.