2020 елның 16 июлендә Баулы муниципаль районы «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Батршина Дәрия һәм социаль педагог Газыйева Гүзәл 2 нче социаль участокта «Кешеләр Х-һөнәрләр дөньясына сәяхәт!» дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Әлеге чараның максатлары:
1. Балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру.
2. Кеше тормышында хезмәт эшчәнлегенең әһәмиятен күрсәтү.
3. Коммуникатив осталык: тыңлау һәм ишетү, командада эшләү, хезмәттәшлек, бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатларны үстерү.
Уен барышында балалар бик теләп һөнәрләр турында табышмакларга җавап бирделәр һәм станцияләр исемнәрен белделәр, аларга теге яки бу һөнәр турында тулырак белү мөмкинлеге бирелде. «Рәссамнар” станциясендә – төсле акбурлар ярдамендә асфальтта «Минем яраткан уенчыгым» дип исемләнгән рэсем ясадылар, «Төзүчеләр” станциясендә – легодан йорт җыйдылар һәм б.к.