«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Табигать стихиясе” дигән видео дәрес узды

2020 елның 17 июле, җомга

2020 елның  17 июлендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “Табигать стихиясе” дигән видео дәрес үткәрделәр.

Дәрес башында тәрбияче балаларга табышмакларга җавап бирергә һәм бу күренешләр кайда була һәм нинди куркыныч алып килергә мөмкин дигән сорауларга җавап бирделәр. Аннан соң балалар табигый катастрофалар турында видео фильм карадылар һәм мультипликацион фильмнар ярдәмендә безнең территориядә барлыкка килгән куркыныч табигать күренешләре вакытында тормыш һәм сәламәтлекне ничек саклап калу турында белемнәрен ныгыттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International