“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Узган чор геройлары турында” дигән музыкаль-патриотик чара

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова, социаль хезмәт алучы, Мәңгелек ут янындагы 1 нче Пост офицеры-тәрбиячесе Николай Бердников белән берлектә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан һәм Хәтер һәм Дан елы кысаларында “Узган чор геройлары турында” диеп исемләнгән музыкаль-патриотик чара  үткәрде.

Чараның максаты: ватанпәрвәрлек хисен һәм Ватаныбызны саклаучыларының онытылмас хәрби батырлыгына хөрмәт үстерү, буыннар арасындагы элемтәләрне яңарту.

Чараны башлап, белгеч социаль хезмәт алучыларны июль аенда булган Рәсәйнең хәрби тарихының истәлекле көннәре белән таныштырды. Николай Бердников аларга Яр Чаллы шәһәрендә «Ватан-ана» һәм «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы ачылышының тарихи экскурсын үткәрде. Чарада катнашучылар шәһәрнең Мәңгелек ут янындагы 1-нче номерлы почетлы Постта төрле мәктәпнең иң яхшы укучылары каравыл торуы турында кызыклы фактлар белделәр.  Ул үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү эше алып барылуы турында да сөйләде.

Николай Александрович билгеләп үткәнчә, мемориаль комплексының мәрмәр диварында Бөек Ватан сугышы фронтыннан кайтмаган 6805 Чаллы солдатының һәм  Әфганстан, Төньяк Кавказ кайнар нокталарында  һәлак булганнарның да фамилияләре урнаштырылган.   Бу чарада социаль хезмәт алучылар шул вакытта тернәкләндерү курсы узучы әфган сугышында булганнарны да сәламләделәр.

Социаль хезмәт алучылар бу патриотик чарада актив катнаштылар: сугыш елларын тәсвирләгән шигырьләр сөйләделәр, баян, гитара моңнарына кушылып җырлар башкардылар. Бу җырлар безнең әти - бабаларыбызны батырлыкка рухландырган, җиңүгә алып барган һәм бүгенге көнгә кадәр илебезнең барлык гражданнары күңелендә якты хисләр уята. Чара ахырында "Зәңгәрсу томан" дигән хәрби җыр белән вальс башкарылды. Чарада егерме кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International