«Тылсым» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсэтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсэтү бүлеге белгечләре балигъ булмаган балалар белән «Безнең ишегалды уеннары» дип исемләнгән спорт уеннары үткәрделәр. Әлеге чараның максаты-балаларның җәйге каникул вакытында ялларын файдалы итеп оештыру иде. Ишегалды уеннары-балаларны физик яктан тәрбияләү һәм үстерүнең төп чараларыннан берсе. Мондый уеннар вакытында балалар командаларга берләшәләр, үзара хезмәттәшлек итәргә, кирәкле минутларда ярдәм күрсәтергә өйрәнәләр. Әлеге чарада җиде балигъ булмаган бала катнашты.