Зәй гаиләләренә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәрттеләр

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

10 июль көнне Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре , күзәтү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре белән берлектә, газ плитәләренә техник хезмәт күрсәтү, электр үткәргечләренең, автоном янгын хәбәрчеләренең торышын тикшерү максатыннан, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ведомствоара тикшерү үткәрелде.

        Рейд барышында гаиләләр белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж үткәрелде, янгын сүндерү датчикларын эксплуатацияләү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәлекләр бирелде, шулай ук йорттагы янгын барлыкка килүнең төп сәбәпләре җиткерелде һәм көнкүрештә куркынычсыз яшәү рәвеше мәсьәләләре буенча киңәшләр бирелде.

        Шулай ук көнкүреш газ һәм электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында аңлатмалар бирелде, әңгәмә барышында хезмәткәрләр янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, ничек эшләргә һәм кая шалтыратырга кирәклеген искә төшерделәр, шулай ук торак йортларда янгын килеп чыгуның төп сәбәпләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International