«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Әйдәгез танышыйк” дигән чара узды

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

2020 елның  13 июлендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү тәрбиячеләр “Әйдәгез танышыйк” дигән чара үткәрделәр.

Уен бүлмәсендә аларны төрле әкият геройлары каршы алды. Әңгәмә уен формасында барды балалар аларга үзләренең мавыгулары, кызыксынулары һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләделәр. Аннары “Тәгәрәде әфлисун” уенын үткәрделәр, анда күңелле көй белән туп җибәрделәр, кемдә туп туктала, күршесенең исемен әйтергә тиеш иделәр.

Чара уңай нотада тәмамланды һәм барысы да яхшы кәеф алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International