Казанда «Роналд Макдоналд йорты» на 7 яшь тулды. Туган көнен бәйрәм итү онлайн-форматта узды. Туры эфирда ТР Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева катнашында «Татарстан тарихы иң кечкенәләр өчен легендаларда» дигән әкият терапиясе узды. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр бәйрәмдә виртуаль рәвештә булдылар. Балалар Татарстан һәм Казан турында кызыклы легендалар белән таныштылар, БРКХ кечкенә пациентлары әзерләгән балалар иллюстрацияләрен карадылар. Бәйрәм күңелле тәэсир калдырды һәм балаларга яхшы кәеф бүләк итте.
.jpg)